- җебү
- 1. Юешләнү, чылану. Шәбәрү, тәмам чылану, җебенү 2. Су яки җылылык тәэсирендә йомшау, йомшак яки сыек хәлгә килү (каты, туңган яки кипкән әйбер тур.). күч. Йомшау, нервлар киеренкелеге бетү 3. күч. Йомшау, ныклыгын, көрлеген югалту (күңел, йөрәк, хис һ. б.). Ихтыяр көчен югалту, елап җибәрү 4. күч. Нин. б. эштә аптырап калу, ни эшләргә белмәү, булдыксызлык күрсәтү ә сез, уҗым бозаулары, җебеп йөрисез 5. күч. Исерү, исерек хәлгә килү җебүе җиткән, шаркылдап көлә генә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.